Үзәк китапханә "ЭКОЯЗ 2026" экологик икеайлыкта катнаша. Йортсыз хайваннар аеруча ярдәмчесез һәм безнең һәрберебез аларның тормышын бераз яхшырта ала. Хәтта кечкенә генә ярдәм дә — ризык, су яки ышык урын-кемнеңдер гомерен саклап калырга сәләтле. Яннан узмаска һәм көчсезрәкләргә карата кызгану күрсәтергә кирәк. Безнең кечкенә укучыларыбыз читтә калмыйлар: йортсыз эт-мәчеләргә сый-нигъмәтләр китерәләр, кайгыртучанлык һәм җылылык белән уртаклашалар. Нәкъ менә шундый гамәлләрдән зур яхшылык башлана!