Шешминка авыл китапханәсе «ЭкоЯз 2026" да катнаша

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

"ЭКОЯЗ-2026"ның  икенче атнасы"Кайгырту" девизы астында уза. Шешминка авыл китапханәсендә "Хайваннарга ярдәм ит" игелек сәгате узды. Укучылар бу темага зур кызыксыну күрсәттеләр, фикер алышуларда һәм иҗади биремнәрдә актив катнаштылар. Һәр катнашучы үз тормышында хайваннар турында кайгыртуын ничек күрсәтә алуы турында сөйләде. Балалар хайваннарны нәрсә белән ашатырга, ничек карарга һәм ни өчен аларны рәнҗетергә ярамый дигән кагыйдәләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International