Әккәрәй мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хайваннар дөньясында» дигән экологик сәгать үткәрделәр. "Кече туганнарга ничек ярдәм итәргә" дигән темага йортсыз хайваннарга гуманлы мөнәсәбәт турында әңгәмә үткәрелде. Йортсыз хайваннарны ашаттылар, азык китерделәр, приютларда булдылар. Хайваннар - ул безнең кеше буларак сөйләшә һәм үз хисләрен белдерә алмаган дусларыбыз. Ләкин алар безнең кайгыртуга һәм игътибарыбызга кешеләрдән ким мохтаҗ түгел.