Кораллы Көчләрдә хезмәт итү - һәр ир-ат биографиясендә мөһим этап. Бурыч, намус, Ватанга хезмәт – хәрби хезмәт мотивациясенең төп өлешләре. 15 нче апрельдә район мәдәният йортында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне -2026» бәйрәме булды. Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Молоствов Анатолий Петрович, Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнарының чакырылыш комиссиясе рәисе Әмиров Радик Фәһим улы, дин әһелләре Валерий атакай һәм Наил хәзрәт чыгыш ясадылар. Егетләр исеменнән Мисбахов Ислам Тәлгать улы чыгыш ясады. Чарада хезмәттә уңышларга ирешкән якташларыбызның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Әмир Гыйләҗев, Настя Шишканова һәм Мария Рыбкина үзләренең иҗади номерлары белән барысын да сөендерделәр.