«Афанасьев укулары» конференциясе

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

24 апрель көнне Яңа Элмәле авылында «Афанасьев укулары» V республика конференциясе булып узды. Конференциянең төп максаты мәктәп укучыларының һәм өлкәннәрнең якташы – халык шагыйре Порфирий Афанасьев иҗатына кызыксынуын үстерү иде.

Бу чараны Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муксинова Ләйлагөль Вәгыйз кызы, «Сувар» газетасының баш мөхәррире Трифонова Ирина Федоровна, «ТРда ЧНКА» ТИО Рәисенең беренче урынбасары  Малышев Константин Анатольевич ачты. Сәламләү сүзен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Турхан Евгений Андреевич та әйтте.

Конференция кысаларында конкурс биш номинация буенча оештырылды: әсәрне театральләштереп кую яки әсәрләрдән өзек; чуаш телендә шигырь уку; Порфирий Афанасьев шигырен төрле телләрдә уку; проза уку. Ә өлкәннәр өчен «Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. 

Быел конференциядә Аксубай, Әлки, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистай районнарыннан 230дан артык кеше катнашты. Шигырьләр чуаш, рус, татар һәм инглиз телләрендә яңгырады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конференциядә катнашучыларга «Халык язучысы П.В. Афанасьевның йорт-музеенда» экскурсия үткәрелде. Бу -талантлы язучы, шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче Порфирий Васильевич Афанасьев туган һәм үскән йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International