24 апрель көнне Мемориаль үзәк экскурсоводы Җиһаншина А.И. 2 нче Чирмешән мәктәбендә Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына һәм башка радиация һәлакәтләренә багышлап мәгълүмат сәгате үткәрде.
Укучыларга әлеге дата, 26 апрель – Чернобыль фаҗигасен һәм меңнәрчә кешенең гомерен өзгән башка аварияләрне искә алу көне турында сөйләделәр. Тарихны «аңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүлү өчен дүртенче энергоблоктагы шартлауга нибары 20 секунд кирәк булды. Чарада укучылар фаҗигале 20 секунд хронологиясен, бу һәлакәтнең ни өчен бөтен планета өчен сабак булуын, ликвидаторларның һәм фаҗига шаһиты булган гади кешеләрнең язмышлары турында белделәр.