25 апрельдә бөтен Россия буйлап масштаблы экологик акция — Бөтенроссия өмәсе уза. Бу - авылны төзекләндерүгә үз өлешеңне кертү һәм вакытны файдалы уздыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Балалар сәнгать мәктәбе коллективы территорияне тәртипкә китерү һәм аны тагын да матуррак итү өчен өмәгә җыелды! Без чәчәкләр утырттык, чәчәк түтәлләрен яңарттык һәм чүп-чарны җыеп алдык. Уртак хезмәт әйләнә-тирә мохитне яхшыртырга ярдәм итеп кенә калмый, бәлки безне берләштерә дә.