Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яз һәм хезмәт көненә багышланган бәйрәм концерты белән Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Барлык халыкны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Минсәгыйть улы Җамалетдинов котлады.
Барыгызны да бәйрәм белән, игелек һәм тынычлык белән!