Россиядә аз санлы халыклар көне 30 апрельдә билгеләп үтелә.
Бәйрәм 2025 елның 4 ноябрендә Президент Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган. Дата очраклы сайланмаган: нәкъ менә 1999 елның 30 апрелендә «Россия Федерациясенең аз санлы төп халыкларының хокуклары гарантияләре турында» 82-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгән.
30 апрельдә Чирмешән районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегендә «Күпмилләтле Чирмешәнем» дигән түгәрәк өстәл уздырылды, анда аграр техникум студентлары чакырылган иде. Катнашучыларны Татарстан халыклары ассамблеясенең Чирмешән районындагы вәкиллеге җитәкчесе Закирова Әлфия Мусаид кызы һәм Чирмешән аграр техникумының тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Долгополова Рәмзия Шакир кызы сәламләде. Чирмешән муниципаль районында Мордва милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Митяева Ирина Дмитриевна мордва халык костюмнары, бабаларыбыз һәм әти-әниләребез уйнаган уеннар турында сөйләде. Традицияләрне белү генә түгел, ә аларның әһәмиятен, теге яки бу йоланың тарихын, рухи әһәмиятен аңлау да мөһим. Шул ук вакытта традицияләр, гасырлар буена тупланган нигезне саклап, заманча чынбарлыкка җайлашырга тиеш.