Георгий тасмасы - хәрби дан, бабаларыбызның бөек батырлыгы символы, шулай ук тыныч күк йөзе өчен Мәңгелек хәтер һәм рәхмәт билгесе. Бу символ буыннарны берләштерә, Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышканнарның батырлыгын искә төшерә.
Акция кысаларында музей хезмәткәрләре авыл халкына тасмалар өләштеләр. Җиңү символы белән бергә оештыручылар авыл халкына аны кию кагыйдәләрен искә төшерделәр: ветераннарга тирән хөрмәт йөзеннән тасманы сул яктан, йөрәк янына ук беркетеп куярга кирәк.
Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!