Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Биредә пенсионерның федераль яшәү минимумы хәлиткеч роль уйный. 2026 елда ул 16 288 сум күләмендә билгеләнгән. Алга таба исәпләп чыгарыла: әгәр сезнең тупланма пенсиягезнең айлык күләме (исәп-хисап) бу сумманың 10% ыннан артмаса, сезгә барлык тупланмалар бер тапкыр берьюлы түләнергә тиеш. Исәп-хисап суммасы 10% тан арткан очракта гомер ахырынача түләнә торган гадәти тупланма пенсия билгеләнәчәк. Үзегезнең тупланмаларның күләмен һәм иминиятләштерүченең исемен индивидуаль шәхси счеттан алыннан өземтәдән карап ачыкларга мөмкин.
"Татарстанда мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге бер тапкыр бирелә торган түләүгә туры килә. Гадәттә болар туплау стажы аз, тупланган сумма зур булмаган очраклар – акча тулысынча бер тапкыр бирелә. Закон буенча, уңай карар кабул ителгәннән соң акча ике ай дәвамында күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Тупланма пенсия – ул кешенең гомере ахырына кадәр туктатылмый торган айлык түләүләр. Аларның күләме түбәндәгечә санала: тупланмаларның гомуми суммасын көтелгән түләүләр чорына бүләләр. 2026 елның 1 гыйнварыннан бу чор 270 айга тигез.
Сроклы түләү пенсия тупланмаларын мөстәкыйль рәвештә өстәмә иминият кертемнәрен түләү яисә ана (гаилә) капиталы акчаларын пенсиягә юнәлдерелү исәбенә формалаштыручыларга гына кагыла. Сроклы түләү вакытын мөрәҗәгать итүче үзе сайлый - тик ул 120 айдан азрак була алмый.
2026 елда 55 яшь тулган хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар акча алу хокукына ия. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган гражданнарга тупланмаларны (теләсә кайсы тип - тупланма, сроклы яки бер тапкыр) билгеләнгән яшьтән иртәрәк түләргә мөмкин.
Сезгә тупланма пенсия яки сроклы түләү билгеләсеннәр өчен бер үк вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
• кимендә 15 ел иминият стажы тупларга;
• 30 һәм аннан югары индивидуаль пенсия коэффициентын җыярга.
Татарстанда түбәндәге категориягә кергән гражданнарның пенсия тупланмалары бар:
• эш бирүче алар өчен 2002-2004 елларда взнослар түләгән 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар;
• 2002-2013 елларда алар өчен эш бирүче взнослар түләгән 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнар (аннан соң тупланмалар инвестицияләр хисабына гына арта);
• үз теләкләре белән өстәмә иминият кертемнәрен түләүчеләр;
• тупланма пенсиягә ана капиталын кулланган аналар.
Тупланма акчаларны алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша, социаль фондның яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Тупланмалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булган очракта әлеге фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бу