Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы ташламалардан тыш, ел саен 10 мең сум күләмендә акчалата түләү каралган.
Бөек Ватан сугышы ветераннары ай саен акчалата түләү ала. Аның күләме, социаль хезмәтләр җыелмасының бәясен исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен- 6 595,78 сум, сугыш инвалидлары өчен - 8 794,41 сум тәшкил итә, Сугыш инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар пенсиясенә 1000 сум күләмендә айлык матди тәэмин итү өстәлә.
"Безнең бурыч - баш өстебезгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләрне кайгырту һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү. Без Татарстанда һәр ветеран тиешле барлык түләүләрне вакытында һәм тулы күләмдә алып барсын өчен тырышабыз. Ике пенсия, айлык акчалата түләүләр, өстәмә матди тәэмин итү, елга бер тапкыр бирелә торган президент түләве - дәүләт күрсәтә ала торган ярдәмнең бер өлеше генә", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).