Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча пособие эшкә урнаштырылган затка рәсмиләштерелгән очракта, баланың башка законлы вәкиле эшләмәүче граждан буларак федераль бюджет акчалары исәбеннән әлеге пособиене ала алмый.
Пособие алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибе гади, әлеге хезмәт күрсәтү бердәм дәүләт хезмәтләре порталында гамәлгә ашырылган һәм күпчелек очракта өстәмә документлар бирүне таләп итми. Тормыштагы төрле ситуацияләргә бәйле рәештә өстәмә документлар бирү зарурлыгы туган очракта, мөрәҗәгать итүчегә соратып алынырга тиешле документлар исемлеге күрсәтелгән тиешле хәбәрнамә җибәреләчәк.
Эшләмәүче ата-аналарга пособие автомат рәвештә түгел, ә бары тик мохтаҗлыкны комплекслы бәяләгәннән соң гына билгеләнә. Белгечләр гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен тикшерә. Бала карау ялы чорында эштән азат ителгән ата-аналар, фактта бала тәрбияләүне гамәлгә ашыручы башка туганнары, опекуннар, оешма бетерелүгә бәйле рәвештә йөклелек һәм бала табу буенча ял вакытында эштән азат ителгән аналар, оешма бетерелүгә бәйле рәвештә йөклелек чорында эштән азат ителгән аналар, шулай ук бала карауны гамәлгә ашыручы һөнәри белем бирү оешмаларында, югары белем бирүче мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы әниләр яки әтиләр, опекуннар бу кагыйдәдән чыгарылма булып тора.
"Безнең бурыч - кечкенә балалары булган һәр гаилә тиешле ярдәмне үз вакытында һәм артык катлауландырмыйча алырга тиеш. Шуңа күрә без пособиеләрне рәсмиләштерү тәртибен даими рәвештә аңлатабыз, документлар белән ярдәм итәбез һәм гаризаларны гражданнар өчен уңайлы форматта - "Дәүләт хезмәте" порталы аша, социаль фондның яисә һәм күпфункцияле үзәкләрнең региональ клиент хезмәтендә кабул итәбез”, - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).