Җиңү көне чараларга бай булды! Кич белән Яшьләр мәйданчыгында Җиңү көненең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган районда беренче тапкыр "Ватан турында. Батырлык турында. Дан турында" исемле патриотик җыр фестивале булды.
Сәхнәдә Чирмешән районы үзешчәннәре чыгыш ясады. Бөек Җиңүгә багышланган зур автойөрештә катнашучыларны зур җылылык белән сәламләделәр.
Кич ТР атказанган артисты Радик Шәрибҗановның бәйрәм концерты белән дәвам итте.