"Хәтер исән" дигән тематик иҗат мәйданчыгы

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Районда Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәмдә үзәк китапханә хезмәткәрләре "Хәтер исән" дигән тематик иҗат мәйданчыгы оештырдылар.Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотик плакатлар күргәзмәсе әзерләделәр,һәйкәлләр, символлар һәм бүләкләр турында матур альбомнар әзерләделәр. Мәйданчыкка килүчеләр өчен шул заманның терминнар һәм әйтелмәләр сүзлеге кызыклы ачыш булды. Биредә үк китапханә хезмәткәрләре Георгий тасмасы белән брошкалар һәм Георгий тасмасын ничек дөрес тагарга кирәклеге турында белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International