Бүген район мәдәният йортында умартачыларның һәм агробизнес вәкилләренең эшлекле киңәшмәсе узды

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Р. Т. Айбатов, район прокуроры И. М. Солтанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Р. Г. Шәфиков катнашты.

Төп тема булып умарталарның сәламәтлеген саклау һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру өчен үзара хезмәттәшлек итүнең гомуми кагыйдәләрен эшләү тора.

Киңәшмә кысаларында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Лотфуллина Эвелина Наил кызы бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар; «Био - Агро» ҖЧҖнең Чирмешән районындагы идарәчесе Кикоть Сергей Анатольевич кырларда авыл хуҗалыгы культуралары эшкәртү буенча башкарыла торган эшләр; «Чирмешәнагро» ҖЧҖ генераль директоры Гозәеров Илшат Сәйфулла улы-кырларда авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү буенча башкарыла торган эшләр турында чыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International