Музейлар көненә багышланган чара

2026 елның 15 мае, җомга

Халыкара музейлар көне (18 майда билгеләнә) алдыннан, туган як тарихы музеена Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернаты  укучылары килде.

Музей хезмәткәрләре балалар өчен танып белү викторинасы үткәрде. Укучылар күп яңа мәгълүмат белделәр, сорауларга җавап бирделәр һәм экспонатлар белән таныштылар. Викторинадан соң булган мавыктыргыч экскурсия укучыларга яңа белемнәр ачты. Бигрәк тә безнең төбәк территориясендә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты – Чирмешән крепосте урнашуы турындагы мәгълүмат көчле тәэсир калдырды. Очрашуның истәлекле мизгеле булып, «Ильхам» милли мәдәниятне үстерү фонды төшергән «Татарстан урамнары: Җиңү йөзләре» дигән йөрәккә үтмәле видеороликны карау булды. Фильм Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Газизуллин Ш.Г.га багышланган һәм ул Җиңүчеләр буынының батырлыгын, тыныч тормышның нинди бәя белән яуланганын искә төшерде. Танып белү эшчәнлеге, мәдәни агарту һәм патриотик тәрбияне берләштергән мондый чаралар үзләренең мөһим бурычын үтиләр. Алар яшьләргә белем генә бирмичә, аларда туган якның тарихына, мәдәниятына һәм традицияләренә мәхәббәт тәрбиялиләр, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проектының төп моменты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International