Июньнән августка кадәр район зур мәдәни вакыйгаларның эпицентрына әвереләчәк.
Традиция буенча тантаналар рәтендә беренче булып Сабантуй узачак. Район башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, Чирмешәндә аны 6 июньдә, ә авыл җирлекләрендә 7 июньдә билгеләп үтәчәкләр.
26 июньдә «Сабантуй» стадионы спорт инвентарен блокнотларга һәм микрофоннарга алыштырачак: биредә «ТАТМЕДИА» АҖ хезмәткәрләре спартакиадасы узачак. Чирмешәнгә бөтен Татарстаннан журналистлар киләчәк.
11 июльдә район чуашларның «Уяв»республика бәйрәмен кабул итәчәк.
8 августта Чирмешән янә «Луковая долина»төбәкара фестивале өчен кунакчыл мәйданчык булачак.
Җәйнең төп аккорды-29 август. Бу көнне берьюлы өч вакыйга берләштереләчәк: Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Чирмешән авылы көне. Зур тантана көтелә.
Ә 20 июньдә район халкы үзләре кунакка китәчәк: традиция буенча чирмешәнлеләр Самарада бәйрәмдә катнашачак.