Халыкара музейлар көненә багышланган күчмә чара

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Мемориаль үзәге хезмәткәрләре Черемшан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Чара Халыкара музейлар көне алдыннан үткәрелде.

Очрашу барышында интернатта яшәүчеләр өчен түбәндәгеләрне үз эченә алган мәгърифәт программасы оештырылды:

  • Черемшан районы үсеш тарихы;

  • Черемшан авылында музей эшенең формалашуы;

  • «Черемшан авылы урамнары тарихы» дигән яңа тарихи-тикшеренү проектының презентациясе.

Проектның максаты — тарихи хәтерне саклау һәм урамнар исеме бирелгән кешеләрнең тормыш юлын өйрәнү аша авыл мирасына игътибарны җәлеп итү.

Чара ахырында Мемориаль үзәк хезмәткәрләре интернатта яшәүчеләрне Халыкара музейлар көне белән котладылар, игътибарлары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International