Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
          Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлекчәләре белгечләре арттыруларны  мөстәкыйль рәвештә эшли - гариза язарга һәм фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Югары күләмдә пенсия пенсионерның туган көненнән исәпләнә башлый, ә счетка юбилейдан соң икенче айга күчерелә. 
          Беренче төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар искәрмә булып тора. Аларга теркәлгән түләү элегрәк, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштергәндә үк арттырылган. Шулай ук теркәлгән түләүне арттыру  социаль пенсия яки туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга  кагылмый.
          "Яңа, ягъни арттырылган күләмдә пенсия  кешегә 80 яшь тулганнан соң киләсе айда күчерелә. Әйтик, туган көне майда булган пенсионер  июнь аенда инде арттырылган күләмдә акча алачак. Ә алга таба пенсия арттырырылган күләмдә ай саен гадәттәге срокларда күчереләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
           Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International