Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
Пособие күләме, иминият очрагына кадәрге ике календарь елда хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Хезмәткәрнең хезмәт хакы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк яисә аның иминият стажы алты айдан азрак булган очракта, пособие хезмәткә түләүнең минималь күләме нигезендә исәпләнелә. Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ 27 093 сумга кадәр күтәрелде.
"Татарстанда түләүләр системасы автомат рәвештә эшли һәм халык өчен уңайлы. Уртача алганда, һәр көнне 1267 гә якын пособие күчерелә. Пособие күләме иминият стажына һәм хезмәткәрнең хезмәт хакына бәйле - ул индивидуаль рәвештә исәпләнә. Сигез елдан артык стажы булганнарга уртача хезмәт хакының 100% түләнә, биштән сигез елга кадәр ул - 80%, биш елдан кимрәк булган очракта- 60% тәшкил итә. Агымдагы елда бер көнгә максималь түләү 6 827,40 сумга җитә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Акча эш бирүчедән мәгълүмат алганнан соң ун эш көне дәвамында күчерелә. «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган исәп язуы булган гражданнар вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләренең электрон вариантта ачу һәм ябу турында, шулай ук акча күчерү турында хәбәрнамә алалар.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).