XVI Бөтенроссия татар дини эшлеклеләре форумының пленар утырышы

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

16 май 2026 елда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Милли үзенчәлек һәм дин» темасына XVI Бөтенроссия татар дини эшлеклеләре форумының пленар утырышы узды.

Форум «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» Халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелде һәм Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000 мөселман дин әһеле вәкилен һәм кунакларны җыйды.

Чарада катнашучылар:

Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов;
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин;
Югары мөфти, РДУБ рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин;
РФ ДУМ мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин;
ДСМР мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов;
Россиянең Азия өлеше ДУМ мөфтие Нафигулла хәзрәт Әширов;
Беларусь Республикасындагы Мөселман дини җәмгыяте идарәсе рәисе Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович һәм башка татар дини эшлеклеләре.

Пленар утырышны ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Чараның махсус кунагы — БМО Генераль сәркатибе урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча Югары вәкил Мигель Анхель Моратинос.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International