20 майда Черемшан муниципаль районының антитеррор комиссиясе киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Р.Т. Айбатов җитәкләде.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: районда антитеррор куркынычсызлыгын тәэмин итү - терроризмны кисәтү һәм быелгы май-июнь айларында планлаштырылган массакүләм чаралар вакытында әзерлекне арттыру буенча өстәмә чаралар, дәүләт имтиханнарын үткәргәндә куркынычсызлык чаралары, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын һәм эш белән тәэминен оештыру, райондагы балалар оздоровитель лагеры һәм мәктәп яны лагерьларының антитеррор саклануын тәэмин итү. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең АТК (антитеррор комиссияләре) тарафыннан 2025 елда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре турында отчетлар анализы күзәтүе каралды.
Докладлар белән Эчке эшләр бүлегенең, «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесенең һәм «Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге» муниципаль учреждениесенең вәкилләре чыгыш ясады. Утырыш эшендә район прокуроры, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Советның һәм Башкарма комитетның бүлек башлыклары да катнашты.
Утырыш йомгаклары буенча комиссия карары белән учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына һәм җаваплы подразделениеләргә каралган мәсьәләләр буенча конкрет йөкләмәләр бирелде.