20 майда район мәдәният йортыда район активы һәм сайлаучылар белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы VIII чакырылыш депутаты, Дәүләт Думасының Күзәтү комитеты рәисе Олег Викторович Морозов очрашу уздырды.
Чирмешән районы башлыгы Рамил Талгат улы Айбатов кереш сүз сөйләде. Ул алдагы тавыш бирү вакытларын әйтте һәм районыбыздагы сайлаучылар саны белән таныштырды.
Дәүләт Думасы депутаты О.В. Морозов алдагы чордагы эше турында сөйләде, планнары белән уртаклашты һәм эшенең чираттагы периодында республика һәм үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәген ышандырды.
Актив белән очрашудан соң депутат сайлаучыларны кабул итте. 4 сорау керде: каты коммуналь калдыкларны (ТКО) чыгару һәм эшкәртү, умартачылыкны үстерү, авыл җирлекләрендә күпфункцияле үзәк (МФЦ) төзү һәм муниципаль архивны федераль бинага күчерү буенча.
Аннары Олег Викторович ике объектта булды: капиталь ремонттан соң «Юбилейный» Боз спорт сарае һәм Чирмешән аграр техникумы. Ул учреждениеләр инфраструктурасы һәм уку процессының оештырылышы белән танышты.