Сабантуй стадионында Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган тантана оештырылды

2026 елның 29 мае, җомга

29 майда Сабантуй стадионында Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган тантана оештырылды. Бәйрәмгә төрле өлкәләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче чирмешәнлеләр чакырылды. Аларның хөрмәтенә өстәлләр әзерләнде.

Тантананың үзәк вакыйгасы футбол турниры булды, анда районның эшмәкәрлек җәмгыяте чын спорт дәрте һәм җиңү ихтыярын күрсәтте. Ярышлар нәтиҗәсендә дуслык җиңде, командаларга мактау грамоталары тапшырылды.

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Миңсәгыйть улы Замалетдинов эшмәкәрләрне озак еллардагы нәтиҗәле хезмәтләре, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән лаеклы өлешләре, шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларга  керткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бәйрәм кунаклары өчен районның үзешчән сәнгать артистлары матур җырлар башкарды.

Хөрмәтле Чирмешән районы эшмәкәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тагын бер тапкыр тәбрик итәбез! Нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, яңа проектлар һәм идеяләрнең уңышлы тормышка ашуын, ышанычлы эшлекле партнерлар һәм бизнесыгызның чәчәк атуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International