Кадерле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары! «Татнефть» хәйрия фонды «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында безнең өчен янә кызыклы программа әзерләде. Сезне һәр шимбә 13 июньнән 29 августка кадәр 19:00 дән 21:00 гә кадәр яшьләр мәйданчыгына чакырабыз. Бөтен гаиләгез белән килегез, сезне төрле шәһәрләрдән күренекле артистлар чыгышы һәм балалар анимацион программасы көтә.