Безнең районнан 76 кеше – Татарстанның электрон мактау тактасында
Районыбыздан 76 кеше Татарстанның электрон мактау тактасына лауреат булып керде. Алар – төрле өлкәләрдә хезмәт куйган иң яхшы белгечләребез.
Исегезгә төшерәбез, электрон мактау тактасын булдыру инициативасы белән республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясаган иде.
Кандидатлар хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде. Төп таләпләр булып хезмәт стажы, тәртип бозуларның булмавы һәм югары һөнәри казанышлар торды. Бүгенге көндә платформада 4,8 мең предприятиедән 15 меңнән артык лауреат исеме бар. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге ел саен яңартылачак.
Һәр берегезгә тырышлыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм яшь буынга үрнәк булганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, тынычлык һәм яңа җиңүләр телибез!