"Яраткан шөгылем" күргәзмә-бәйгесе

2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Күп гасырлар буе хатын-кызлар кул эше белән шөгыльләнгәннәр, берсеннән - берсе матур эшләнмәләр иҗат иткәннәр. Кул эшләре белән шөгыльләнү әле ул матур, файдалы эшләнмәләр иҗат итү генә түгел, бу эш кешене тынычландыра, рухи ләззәт алырга мөмкинлек тудыра. Мәктәп укучылары да технология дәресләрендә кул эшләре башкаралар - чигәләр, бәйлиләр, сәйлән белән чигәләр.

Туган як тарихы музее Чирмешән районы авылларындагы мәктәпләр арасында "Яраткан шөгылем" дип исемләнгән күргәзмә-бәйге үткәрә. Биредә балаларның үз куллары белән иҗат иткән эшләнмәләре урын алачак. Музей хезмәткәрләре әлеге күргәзмәне ачуда ярдәм күрсәткән мәктәп директорлары һәм технология укытучыларына рәхмәтле.

Райондашларыбызны әлеге кызыклы күргәзмәгә чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International