Район башлыгы гражданнарны кабул итте

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Район башлыгы гражданнарны кабул итте.
2014 елның 19 мартында район хакимияте бинасында, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Шамил улы Зарипов гражданнарны кабул итте. Районда яшәүче гражданнарның 8 гаризасы уңай хәл ителде. Кабул итүләрдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Р.Ш., Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Маркелов Р.В., Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ганиева С.С., район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Рунова Т.В., район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гайнуллин Ф.Р., район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Гайсина Р.В. катнаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International