Янгын куркынычсызлыгы буенча балалар-яшүсмерләр конкурсы

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
14-20 мартта Янгын куркынычсызлыгы буенча балалар-яшүсмерләр иҗат конкурсының муниципаль этабы уздырыла. 
Конкурс балаларга һәм яшүсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, тормыш куркынычсызлыгы культурасын формалаштыру, янгынга каршы пропаганда алып бару максатында үткәрелә.
Конкурста катнашучылар яшь үзенчәлекләре буенча 3 төркемгә бүленә: 6-10, 11-14, 15-18 яшьлекләр.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: сәнгать - рәсем иҗаты; декоратив-гамәли иҗат; техник иҗат. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар аерым номинациядә - "Иң яшь катнашучы" номинациясендә катнашалар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International