Пенсия фондына бурычлылар комиссиягә чакырылды

2014 елның 21 марты, җомга
20 мартта Чирмешән муниципаль районының Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең эш төркеме чираттагы утырышын үткәрде. 
Комиссиягә Пенсия фондына бурычлары булган 13 оешма һәм предприятие җитәкчеләре чакырылган иде. Әлеге оешмалар вәкилләре иминиятләү кертемнәре буенча бурычларның килеп чыгу сәбәпләре һәм аларны кайчан түләү вакытлары турында хисап тоттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International