Һәр команданың җиңүе аерым катнашучылар уңышыннан “җыела“. Балалар сәнгать мәктәбенең актлар, концерт залында узган бәйгедә кечкенәләр арасында - Альбина Капитонова (2 нче Чирмешән мәктәбе), урта төркемдә - Ольга Палаткина (Чирмешән лицее), өлкәннәр арасында Любовь Лупанова (1 нче Чирмешән мәктәбе) беренче урыннарны яуладылар.
Укытучылар арасында да татар телен “су кебек эчүчеләр“ бар икән. Чирмешән лицееннан Татьяна Кудряшова бик зур чараларны да рәхәтләнеп татар телендә үткәрә ала.
Мәдәният елына багышланган чираттагы бәйгене район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, район мәгариф бүлеге бергәләп оештырдылар.