"Туган як җәүһәрләре"

2014 елның 22 марты, шимбә
21 март көнне Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе коллективы "Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты район фестивалендә чыгыш ясады. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Наталья Иляева җитәкчелегендәге "Вдохновение" вокаль ансамбле, "Фантазия" халык инструментлары ансамбле (җитәкчесе - Владимир Юрин), "Забавушка" фольклор ансамбле (Наталья Григорьева), инструменталь дуэт (Антон Семкичев, Рәмзия Федотова) һәм Диана Арютина җитәкчелегендәге "Рапсодия" ансамбле, "Виват" дуэты, инструменталь трио үз сәләтләрен күрсәттеләр. Тамашачыларга яшь йолдызчыкларыбыз Снежана Иляева, Камилла Абдувалиева һәм "Бәхетле балачак" хореография ансамбле (Алина Бакеева)  чыгышлары да бик ошады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International