2014 елның 24 мартында атналык планерка узды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Традицион атналык планеркада муниципаль район башлыгы Наил Шамилович Зарипов түбәндәгеләрне ассызыклады:
Язгы су ташулар чоры җитә. Шул сәбәпле язгы ташуларга каршы чаралар уздыру бурычы тора, бу вакытта халык арасында су юлы белән йогучы чирләргә каршы профилактик чаралар үткәрү дә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, Җирле үзидарә башлыкларына, ТКХ җитәкчеләренә эпидемиологик яктан әһәмияткә ия объектларны (су белән тәэмин итү, канализация, яңгыр сулары агу юллары, дренаж каналлары, ТБО полигоннары, тирес саклагычлар, ГСМ складлары, агулы химикатлар, пестицидлар складлары, пычрак су җыелучы чокырлар) су ташу һәм аварияләр очракларына әзерләү буенча оператив чаралар планын  әзерләргә кирәк. Су чистарту корылмаларында су чистарту технологияләрен катгый үтәү таләп ителә, Су белән тәэмин итү объектларындагы реагентлар һәм зарарсызландыру чараларының айлык запасын кырыс контрольдә тоту кирәк. Су баскан территорияләрдәге халыкны кирәк-яраклар - чиста су, азык-төлек, дарулар белән тәэмин итәргә әзер булу таләп ителә. Барлык оешмаларга да якын-тирә территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча эшне активлаштыру кирәк. 
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Хәзер техникаларны кырга чыгарга әзерләү, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары кайгырту белән шөгыльләнәләр.
Планерка ахырында Чирмешән районы башлыгы Наил Шамилович Зарипов Татарстан Республикасы хәрби комиссары майор С.Погодин исеменнән "Батырлык урыны - Әфганстан" республика бәйгесе җиңүчесе Чирмешән лицее укучысы Галимов Алмазга Рәхмәт хаты тапшырды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International