Йөзү буенча ярышлар

2014 елның 25 марты, сишәмбе
2014 елның 22 мартында Физкультура-сәламәтләндерү комплексында "Чирмешән" ФОК кубогына йөзү буенча ярышлар уздырылды.
Ярышларда дүрт район - Мөслим, Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Чирмешән командалары катнашты. Гомумкоманда зачетында чирмешәнлеләр икенче урынны алдылар. Йөзүчеләребез Илназ Сәмигуллов, Илнур Сәмигуллов һәм Рафил Мусиннар төрле дистанцияләрдә беренче урыннарга лаек булдылар. Яшүсмерләр эстафетасында да безнекеләр беренче булдылар. 
Җиңүчеләрне тәбриклибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International