Балалар китабы атналыгы

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
24 мартта Балалар үзәк китапханәсендә Балалар китабы атналыгы башланды. Аны ачу тантанасына китапханәнең иң актив китап укучылары чакырылган иде, аларга Дипломнар һәм сувенирлар тапшырылды. Балалар 2014 елның юбиляр китаплары белән таныштылар, бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаштылар. Балалар өчен Бәркәтә авыл авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Сөенче" курчак театры (Җитәкчесе Әлфия Сөләйманова) чыгышы да зур бүләк булды. 
Атналыкның икенче көне әкиятләргә багышланган иде. Балалар рус һәм чит илләр әкиятләре белән таныштылар, викторинада һәм "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерүдә актив катнаштылар. Алар әкият геройларын рәсемгә төшерергә дә бик яраталар икән. 
Өченче көн игелекле эшләргә багышланган иде. Балалар әлеге темага әсәрләр белән таныштылар, иншалар яздылар, мультфильмнар карадылар.
27 мартта 11 сәгатьтә - Татар китабы көне.
28 мартта 13 сәгатьтә - Хокук белеме көне.
30 мартта 11 сәгатьтә - Яңа китап көне. 
Безнең чараларга рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International