"Алтын куллар"

2014 елның 28 марты, җомга
28 февраль - 28 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Алтын куллар" VI Ачык республика сәнгать, һөнәр һәм декоратив-гамәли иҗат фестивале уздырылды. Әлеге фестивальдә Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать бүлеге укучылары да катнаштылар. Диана Яландаева - 1 урынга, Алинә Рәхимова - 2 урынга лаек булдылар, Ләйсән Гамировага катнашучы Дипломы тапшырылды (җитәкчеләре Елена Юрина). Җиңүчеләрне тәбрикләп иҗат уңышлары телибез! 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International