Туймәт мәктәбе укучылары - музейда кунакта

2014 елның 28 марты, җомга
Туймәт мәктәбенең 4-8 сыйныф укучылары мәктәп музее җитәкчесе Р.Сафина җитәкчелегендә Мемориаль үзәктә кунакта булдылар. Алар танылган авылдашлары турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. 
Туймәтлеләр авылдашлары Гыйматдиновлар белән горурлана алалар, Братск ГЭСын төзүчеләр арасында Диас һәм Габбас Гыйматдиновлар исемнәре дә бар. Габбас Кыям улы соңрак Социалистик Хезмәт герое дигән мактаулы исемгә лаек була. 
Бөек Ватан сугышына багышланган залда "Алар гаиләләре белән һәлак булдылар" дип исемләнгән экспозиция янында туймәтле Нуруллиннар гаиләсе искә алында. Укучылар бу гаилә тарихы белән кызыксыналар, аларны өйрәнәләр икән.
Әфганстан сугышында катнашкан авылдашлары Рәмил Сәгыйров - бүгенге көн герое. Балалар аның белән дә горурлануларын әйттеләр.
Укучылар Мемориаль үзәктә һәм Туган як тарихы музеенда күп кызыклы экспонатлар белән танышып, экскурсиядән зур тәэсирләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International