Җәйге һәм кышкы спорт уеннары буенча I мәктәп Спартакиадасының финал этабы
2014 елның 31 марты, дүшәмбе
26 мартта Арчада җәйге һәм кышкы спорт уеннары буенча I мәктәп Спартакиадасының финал этабы тәмамланды. Йөзү буенча Чирмешән районы данын Лашман урта мәктәбе укучылары якладылар. Команданың җитәкчесе - "Мәктәптән тыш эшләр" өстәмә белем бирү учреждениесенең "Дельфин" түгәрәген алып баручы Фаиз Билалов. Йөзү буенча республиканың 24 командасы арасында лашманлылар мактаулы икенче урынга лаек булдылар. Алар район данын чынлап та лаеклы якладылар.