"Алло, без талантлар эзлибез!"

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
"Алло, без талантлар эзлибез!" ачык республика конкурсыннан безнең район укучылары зур җиңүләр яулап кайттылар. Балалар сәнгать мәктәбенең Кармыш филиалы укучылары "Аянычлы хәл" әкиятен сәхнәләштереп 1 урынга лаек булдылар. Шул ук мәктәптән Гөлназ Гатина ике номинациядә - "Сәнгатьле сөйләм" һәм "Вокал-соло"да өченче урыннарны алды. Язгөл Мөбирдина - "Сәнгатьле сөйләм", Лилия Гатина "Авторлык иҗаты" номинацияләрендә (җитәкчеләре Эльвира Әфләтунова) дипломантлар булдылар.
"Дуслык" хореография ансамбле (Лашман филиалы, җитәкчесе Гүзәл Шакирова) 3 дәрәҗә Диплом иясе булды. "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә Роза Мхитарян - 1 урынга, Гүзәл Юнысова - 2 урынга (җитәкчеләре Елена Юрина) чыктылар. Фәйрүзә Гатина - 2 дәрәҗә Диплом, Ләйлә Соруртдинова, Искәндәр Мөхиббуллин, Зөлфия Камалова, Булат Сәлахов, Муса Минһаҗев 3 дәрәҗә Дипломнарга лаек булдылар (Лашман филиалы, җитәкчеләре Галия Динмөхәммәтова һәм Рәмзия Мөхиббуллина). Барлык җитәкчеләрнең тырышлыгы да лаеклы бәяләнде - аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International