Хабир хәзрәт Ханов китапханәдә очрашу уздырды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Район үзәк китапханәсендә Хабир хәзрәт Ханов чирмешәнлеләр белән очрашу уздырды. Ул райондашларыбызга болгар-татар әдәбиятына нигез салучы атаклы язучы Кол Гали турында сөйләде, меңъеллык  тарихы булган "Йосыф вә Зөләйха" кыйссасы белән таныштырды. 
Әлеге кыйсса гаделлекнең, намуслылыкның, матур гамәлләрнең яхшыга илтүен, явызлыкның җәзага тартылуын тасвирлаучы искиткеч бай эчтәлекле әсәр. Ул туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләренең, хатын-кызның гаилә алдындагы бурычларын тасвирлый, яхшылыкка, тугрылыкка өнди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International