Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр боз сараенда шөгыльләнәләр
2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Чирмешәннең "Ромашка", "Ландыш", "Каенкай", "Чишмәкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар "Юбилейный" Боз спорт сараена тимераякта шуарга йөриләр.