Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары өчен семинар

2014 елның 11 апреле, җомга
Intel белем бирү программасын тормышка ашыручы мәктәпләренең эш тәҗрибәсен Татарстан Республикасында тарату һәм мәгариф хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максатыннан 10 апрельдә 16 нчы Әлмәт урта гомумбелем мәктәбе базасында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары, мәгариф бүлеге белгечләре өчен семинар уздырылды. Әлеге семинар "Заманча белем бирү технологияләре: Татарстан Республикасында Intel белем бирү программасы буенча Мәктәп - Үзәкләр тәҗрибәсе" дип исемләнгән иде. Әлеге чарада Чирмешән районыннан "Мәгариф бүлеге" МУ методисты В.В. Захаров, "Чирмешән лицее" директоры М.Ә. Могыйзов, "Чирмешән лицее" информатика укытучысы М.В. Ермолаева, 1 нче Чирмешән мәктәбенең информатика укытучысы Ф.А. Әсадуллина, 2 нче Чирмешән мәктәбенең математика укытучысы В.А.Кириллова катнаштылар. 
16 нчы Әлмәт урта гомумбелем мәктәбе укытучылары Intel компаниясе тарафыннан эшләнелгән "1 укучы: 1 компьютер" шартларында ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда шулай ук  Intel белем бирү модельләрен тормышка ашыру буенча мастер-класслар да оештырылды. 
Мәктәп укучыларының түбәндәге темаларга проектлары да кызыклы һәм файдалы булды:
"Сәламәт булу өчен ничек тукланырга?", "Татар өе" виртуаль музее", "Династияләр" социаль проекты, "Урманнарны саклыйк" проектлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International