Юрий Гагарин: космоска юл

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Кешелек элек-электән күккә, йолдызларга очу турында хыялланган. Бүген без тәүге тапкыр космоска очучы кеше - Юрий Гагаринның ватандашыбыз булуы белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 2014 елда беренче космонавтка 80 яшь тулган булыр иде. 
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән мәктәбе укучыларын чакырып Смоленскида туып үскән тыйнак егет Юра Гагаринга багышланган чара үткәрделәр. Укучылар биредә беренче космонавтлар командасы, космик корабль турында бик кызыклы мәгълүматлар алдылар. Соңыннан алар космонавтларга багышланган электрон презентация карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International