Балалар бакчасында концерт

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Балаларда сәнгать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү максатында, Балалар бакчасында концерт укучылары һәм ата-аналары Чирмешән мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында чыгыш ясыйлар. 16 апрель көнне балалар сәнгать мәктәбенең музыка, хореография, гомуми эстетика бүлекләре укучылары һәм укытучылары "Каенкай" балалар бакчасында концерт куйдылар. Балалар җырлар тыңладылар, биюләр карадылар һәм музыкаль уен коралларында яңгыраган көйләрне дә бик ошаттылар. Якын көннәрдә мондый чыгышларны район үзәгендәге башка балалар бакчалары һәм мәктәпләре дә карый алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International