Эшмәкәрләр милеккә хокук теркәве өчен дәүләт пошлинасын физик затлар кебек үк түлиләр

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Росреестр хәбә итә

Эшмәкәрләр милеккә хокук теркәве өчен дәүләт пошлинасын физик затлар кебек үк түлиләр

Дәүләт пошлинасы гражданнар һәм юридик затлар өчен төрле күләмдә. Милеккә хокук теркәве өчен гражданнар 1000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләсә, юридик затларга 15 000 сум түләргә туры килә. Аермасы бик зур.

Иң популяр сорауларның берсе – шәхси эшмәкәргә, физик һәм юридик затларга дәүләт пошлинасын ничек түләргә? Шуңа да бу уңайдан аңлатма биреп узу урынлыдыр. РФ Салым кодексы буенча, оешмалар һәм физик затлар дәүләт пошлинасы түләүчеләр булып саналалар.

Шәхси эшмәкәр ул – закон буенча тиешле тәртиптә теркәлеп, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр. Теркәлгән эшчәнлекне алып бару өчен шәхси эшмәкәргә дәүләт пошлинасының күләме (РФ Салым кодексының 333.35 маддәсе буенча бу түләүләр өстенлекле булмаса) физик затлар өчен билгеләнгә түләүләр кадәр үк.

Дәүләт пошлинасын түләү тәртибе һәм аның күләме белән Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. (www.to16.rosreestr.ru)  Регистрация прав/Размеры и порядок уплаты госпошлины бүлегендә яки шалтыратырга: Единая справочная Росреестра           8-800-100-34-34.

Ялгышлык белән дәүләт пошлинасын күбрәк түләгән кешеләргә Росреестр Идарәсенең территориаль бүлегенә түләү документларының төп нөсхәсен аылп килеп, гариза язарга кирәк. Акчалар кире кайтарылачак. Бу эшне түләгән көннән санап өч ел эчендә башкарырга.

 

Җир турында законнарны бозган өчен салынган штрафны  хәзер Инфомат аша да түләргә мөмкин! Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatar.ru) һәм «Электрон Татарстан» Инфоматларында Җир турында законнарны бозган өчен салынган административ штрафларны түләү буенча яңа хезмәтләр тормышка ашырыла. Моның өчен «Услуги Росреестра» - «Оплата штрафов» бүлегенә кереп постановление номерын һәм штраф күләмен кертергә кирәк. Бер мәртәбә түләү суммасы 15 000 сумнан артык була алмый. Инфоматны www.uslugi.tatarstan.ru сайтында яки (843)5-114-115 телефоны аша табарга була.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International