"IT - чемпион" республика конкурсында 50 меңнән артык укучы катнаша

2014 елның 18 апреле, җомга

Башлануына бер ай гына үткән "IT - чемпион" республика конкурсында 50 меңнән артык укучы катнаша. 

Конкурс 2 этапта уздырыла: 2014 елның 15 мартыннан 25 майга кадәр һәм 26 майдан 10 декабрьгә хәтле. Әлеге бәйгедә 1 класстан алып 11 сыйныфка кадәр Татарстан Республикасында яшәүче һәр укучы катнаша ала. 

Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр районнан өчәр укучы ноутбук белән бүләкләнә. 

Исегезгә төшерәбез: конкурсның максаты - электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру. Мәктәп укучыларының төп бурычы – Татарстан Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталыннан uslugi.tatarstan.ru файдаланучыларның санын артыру. ТР хезмәтләре порталыннан файдаланучы өлкән кеше укучының “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” системасындагы логинын сакларга тиеш, шуннан чыгып укучыларга баллар туплана. 15 март-17 апрель көннәрендә укучылар порталга 56 мең татарстанлыны җәлеп итүгә ирешкәннәр. Аларның 17 меңнән артыгы – тәүге тапкыр порталдан файдаланучылар. 2014 елның март ахырына Хезмәтләр порталының шәхси кабинетлары саны 945 меңгә җитте.

Әлеге конкурста Балтач, Теләче, Тукай, Чирмешән, Мөслим, Саба районнары укучылары бигрәк тә актив катнаша.

 http://mon.tatarstan.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International