16 апрель көнне Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта УФСБның ТР буенча Лениногорскидагы вәкиле М.В.Сергеев, Чирмешән муниципаль районы прокуроры Р.Ф.Сөнгатуллин, дини оешмалар вәкилләре, аеруча әһәмияткә ия объектлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар. Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды:
1) Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы территориясендә террорчылыкка каршы хәлнең торышы турында гомуми мәгълүматлар. Милләтара һәм конфессиональара конфликтларны, экстремистик күренешләрне кисәтү.
2) Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы һәм Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссиясенең берләштерелгән утырышының беркетмәсе белән танышу.
3) Чирмешән муниципаль районы территориясендә террорчылык күренешләрен булдырмау, Яз һәм Хезмәт бәйрәме көннәрендә, Җиңүгә 69 ел тулуга багышланган чараларда уяулыкны арттыру буенча өстәмә чаралар күрү турында.