Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
18 апрельдә Чирмешән лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Милли тарих, мәдәният, белем чыганакларын яңарту чыганагы буларак фән һәм белем" темасына багышланган семинар узды.
Әлеге чара район мәгариф бүлеге методисты Д.М.Мотыйгуллина һәм ТР мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелде. Семинарда татар, чуваш һәм рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Кунаклар Чирмешән лицеенда ачык дәрес карадылар, биредәге иҗат лабораторияләре һәм кабмнетлары белән таныштылар.
Семинарның икенче өлешендә чарага йомгак ясалды, милли мәгариф лабораториясенең әйдәүче белгече, педагогика фәннәре кандидаты М.Г.Мозаффарова ачык дәресләрне анализлады, укытучыларның сорауларына җавап бирде. 
Түгәрәк өстәл артында узган әңгәмә педагоглар тәҗрибә уртаклаштылар, методист Д.М.Мотыйгуллина конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International