"Без Бөек Ватан сугышы елъязмаларында"...

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
"Без Бөек Ватан сугышы елъязмаларында"... 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган Республика тарихи-патриотик акция шундый исем астында оештырылган.
Әлеге акция кысаларында "Җиңү геройлары - безнең бабайлар" дип исемләнгән баннерлар конкурсы оештырылды. Муниципаль белем бирү учреждениеләре үз эскизын ясый. Әлеге баннерлар 2014 елның 7 маенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында урын алачак. Билгеле булганча, бу көнне Татарстан республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов һәм район башлыклары сугыш ветераннары белән очрашалар. Безнең район баннеры мәктәп музейлары җитәкчеләре һәм активистлары тарафыннан эшләнелде. Баннерның эчтәлеге районның Бөек Җиңүгә керткән өлешен, фронтовиклар санын, аларның күпмесе туган якларына әйләнеп кайтуын, күпмесенең сугыш кырларында һәлак булуын, якташ сугышчыларыбыз - Советлар Союзы Геройларының фоторәсемнәрен, ветераннар тормышындагы кызыклы вакыйгаларны, сугышта катнашкан укытучыларны, мәктәпләрдәге музейлар эшчәнлеген, ветераннарга теләкләр һәм башка мәгълүматларны яктыртырга тиеш. Безнең район баннерын 2013 елда мәктәп музейлары арасындагы бәйгедә 1 урынны яулаган 2 нче Чирмешән урта мәктәбенең музей җитәкчесе Н.К.Мортазина тәкъдим итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International